Александр Груничев җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшче тариф комиссиясен үткәрде

2023 елның 28 июле, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендәге эшче тариф комиссиясе утырышы булды, анда җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге тарифларны алдан исәпләү буенча фикер алыштылар.

«ТГК-16» ААҖ өчен тариф проектлары оешма тарафыннан бирелгән тариф гаризалары һәм тәкъдим ителгән раслаучы документлар экспертизасы нәтиҗәләре буенча әзерләнгән.

Белешмә өчен:  «ТГК-16» АҖ — Россия Федерациясенең эре генерирация компанияләренең берсе. Предприятие эшчәнлегенең төп төре булып электр һәм җылылык энергиясе җитештерү тора. 

Компания электр энергиясенең һәм егәрлекнең күпләп сату базарында (ОРЭМ) эшли һәм Россия Федерациясе территориясендә электр энергиясен һәм егәрлекләрен китерүне гамәлгә ашыра. Кулланучыларга җылылык энергиясен һәм җылылык саклау матдәсен сату Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла. Оешма үз эшчәнлеген Казан шәһәрендә-Казан ҖЭҮ-3 һәм Түбән Кама шәһәрендә - Түбән Кама ҖЭҮ-1 аша алып бара.

Предприятие билгеләнгән срокларда Дәүләт комитетына ведомство белгечләре тарафыннан өстәмә каралачак искәрмәләр һәм тәкъдимнәр җибәрәчәк.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International