Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендә квартал коллегиясе утырышын уздырды. Утырышта инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Каралган мәсьәләләрнең актуальлеге, беренче чиратта, яңа төзелеш объектларының коммуналь инфраструктура объектларына тоташу санының артуы белән бәйле. Икенчедән – технологик тоташтыруны гамәлгә ашыручы предприятиеләр алган акчаның артуы. Бу үз чиратында инвестицион программаларны үтәү кысаларында технологик тоташтыру суммасы өлешен арттыруга да тәэсир итә», - дип билгеләп үтте Александр Груничев.
Доклад белән беренче булып ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников чыгыш ясады, ул технологик тоташтыру өлкәсендә тарифларны җайга салу турында сөйләде. «Технологик тоташтыру өлкәсен үстерүдә мөһим момент булып инфраструктура секторын оештыруга җайлау йогынтысының нәтиҗәлелеген көчәйтү, шул исәптән артык административ басымнан, базарда бәя дисбалансларының тискәре йогынтысын киметү, нәтиҗәле стимуллар һәм бәя сигналлары системасын булдыруга игътибар итү тора», - дип саный Дмитрий Сапожников.
Россия МКФХ Торак-коммуналь хуҗалыкны җайга салу идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Касаткина технологик тоташтыру буенча норматив хокукый базага планлаштырылган үзгәрешләр турында доклад белән чыгыш ясады.
Калининград өлкәсендәге хезмәттәшләр – Бәяләрне һәм тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Яна Бабкина – су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу һәм тариф менюсын киңәйтү өлкәләрендә бердәм стандартлаштырылган тариф ставкаларын билгеләүгә күчү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов технологик тоташтыру өлкәсен цифрлаштыру буенча алып барылган эш турында сөйләде.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров Татарстанның «Росатом» дәүләт корпорациясенең «Үтәли инвестициоя агымы» проектын гамәлгә ашыруда катнашуы турында җентекләп сөйләде. Проектта катнашу инвесторның хезмәтләр алуда үткәргән вакытын һәм процедураларын кыскарту өчен объектив резервларны ачыклау мөмкинлеге бирә.
Чара ахырында Александр Груничев болай дип йомгаклады: «Коллегия утырышы кысаларында без технологик тоташтыру факторы, беренче чиратта, төбәкләр икътисады үсешенә йогынты ясый торган иң мөһим рычагларның берсе булуын билгели алабыз. Шуңа күрә без бергәләп максатларга ирешергә һәм, мультипликатив эффект алу өчен, процессның барлык катнашучылары алдында куйган бурычларны хәл итәргә тиешбез.