Калининград өлкәсе технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү тәҗрибәсе белән уртаклашты

2023 елның 28 июле, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының технологик тоташтыру мәсьәләләренә багышланган квартал коллегиясендә  Калининград өлкәсенең бәяләрне һәм тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу хезмәте  үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Җитәкче вазыйфаларын башкаручы Яна Бабкина су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә стандартлаштырылган тариф ставкаларын билгеләүгә күчү турында сөйләде. Җитәкче вазыйфаларын башкаручы докладында өлкәнең тариф проблемалары, исәпләү ысуллары, тариф сәясәте бердәмлеге, Калининград өлкәсенең тариф карарлары һәм хәл итүне таләп итүче мәсьәләләр турында аңлатты.

Тариф сәясәте өстенлекләре булып Калининград өлкәсе территориясендә гариза бирүчеләр өчен су белән тәэмин итү һәм су чыгару челтәрләренә технологик тоташтыру (берләштерү) буенча хезмәтләрнең булуын тәэмин итү тора.

Әмма ВКХ оешмалары тарифлар билгеләүгә (технологик тоташтыруга ставкалар) гариза бирмиләр, ә җайга салау оешмалары технологик тоташтыруны гамәлгә ашыру чыгымнары буенча фактик мәгълүматлар тапшырмыйлар. Мондый проблемалар тикшерүләр белән раслана – су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә билгеләнмәгән ставкалар (тарифлар) буенча технологик тоташтыруны гамәлгә ашыру фактлары күп тапкырлар билгеләнгән.

«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Калининград өлкәсендә климатика, туфрак яки башка эшләр буенча төзелеш эшләрен үткәрүнең аерым шартлары юк. Хезмәт фикеренчә, суүткәргеч-канализация хуҗалыгының барлык оешмалары төзелеш, шул исәптән җир эшләре, тигез шартларда тора», – дип сөйләде Яна Бабкина.

2023 елга Бәяләрне һәм тарифларны җайга салу хезмәте тарафыннан ВКХ барлык оешмалары өчен һәм аерым билгеләнгән тәртиптә расланган инвестиция программалары булган 2 оешма өчен үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системаларына тоташтыруга (технологик ялгауга) тарифлар билгеләү турында 3 боерык расланган.

Хезмәт тарафыннан карарлар кабул итүенең нәтиҗәлеге:

  1. Барлык оешмаларның да суүткәргеч (канализация) челтәренең озынлыгы өчен бердәм ставкалары бар, бу оешмага теләсә нинди катлаулылыктагы технологик тоташтыруны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә (индивидуаль проекттан тыш): су белән тәэмин итү өлкәсендә – 17 берәмлек, су чыгару өлкәсендә – 34 берәмлек;
  2. Барлык оешмаларда да тоташтырыла торган куәт (йөкләнеш) өчен бердәм ставкалар тәкъдим ителгән тарифлар җыелмасы – билгеләнгән тәртиптә расланган инвестиция программасы булмаган оешмаларга тоташтыруны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.

Чыгыш ахырында оешмаларда инвестиция программасы чараларын финанслауның мөмкин булган чыганагы буларак амортизация булмауга бәйле төп проблемалы мәсьәләләр билгеләнде, оешмалар чынлыкта «соңгы миль» төзелешен башкармыйлар, ә үтәлешне гариза бирүчегә тапшыралар һәм оешмалар гариза бирүче көче белән технологик тоташтыруны (ялгауны) гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән челтәр предприятиеләрен һәм объектларны баланска кабул итмиләр.

Калининград өлкәсенең Бәяләрне һәм тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу хезмәте вәкиле доклады белән биредә танышып чыга аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International