Тариф комиссиясе каты коммуналь калдыклар өлкәсендә исәпләмәләрне карады

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Чаллы шәһәренең «КомунСервис» ҖЧҖ, Чирмешән районының «Чиста шәһәр» ҖЧҖ, Кайбыч районындагы шәхси эшкуар  Р.Т.Хикмәтуллин, Биектау районының «Полигон» ҖЧҖ, Кукмара районының «Эко-сервис» ҖЧҖ, Чистай районының «Индустрия» ҖЧҖ, Тәтеш районының «Тәтеш Жилсервис» ҖЧҖ, Балтач районының «Благоустройство» ҖЧҖ һәм Алабуга районының «МПО ЖХ и Б» ҖЧҖ өчен 2024 елга каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге тарифларны алдан исәпләү буенча фикер алыштылар.

Комиссия карары буенча Балтач районының «Благоустройство» ҖЧҖ һәм Кайбыч районындагы шәхси эшкуар Р.Т.Хикмәтуллин өчен тарифлар проекты кабул ителде.

«МПО ЖХ и Б» ҖЧҖ өчен тариф проектын тикшерү турыдан-туры узды, комиссиядә  каты коммуналь калдыкларны күмү буенча оператор хезмәткәрләре белән берлектә 2024 елга тарифны алдан исәпләү турында җентекләп фикер алыштылар.

Калган предприятиеләр буенча тариф проектлары эшләп бетерүгә җибәрелде.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тариф кампаниясе дәвам итә.

Фотогалерея

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International