ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников һәм хезмәткәрләр эш визиты белән Мамадыш муниципаль районына килделәр. Эшлекле сәфәр маршруты «Мамадыш җылылык челтәрләре» АҖ һәм «Мамадыш су каналы» АҖ ресурслар белән тәэмин итү оешмалары объектларына баруны үз эченә алды.
«Мамадыш җылылык челтәрләре» АҖ район халкы йортларына, сәнәгать предприятиеләренә һәм бюджет оешмаларына җылылык энергиясен төп тәэмин итүче булып тора. Котельныйларда Дмитрий Сапожниковны җылылык энергиясе җитештерүнең технологик процессы, җиһазларның характеристикалары белән таныштырдылар. Оешма вәкиле белән бергә яңа кулланучыларны җылылык белән тәэмин итү челтәрләренә технологик тоташтыруның үзенчәлекләре һәм проблемалы мәсьәләләре тикшерелде.
«Хәзерге вакытта котельныйларда 2023-2024 елларның көзге-кышкы чорына әзерлек алып барыла, кулланучыларга җылылык белән тәэмин итү хезмәтләрен тотрыклы күрсәтүне тәэмин итү өчен җылылык энергиясе чыганакларын әзерләү буенча ремонт-профилактика эшләре алып барыла», - дип билгеләп үтте Дмитрий Сапожников.
»Мамадыш су каналы» АҖ Мамадыш шәһәре һәм Красная Горка авыл җирлеге территориясендә су белән тәэмин итү һәм су чыгару буенча хезмәтләр күрсәтә. Су белән тәэмин итү чыганагы булып артезиан скважиналарыннан чыгарыла торган җир асты сулары тора. Кулланучыларга дигән су 146 км озынлыктагы су челтәрләре аша китерелә. Үзәкләштерелгән су агызу системасыннан агынтыларны чистарту корылмаларына ташу 31 км озынлыктагы канализация челтәрләре буенча бара.
Эш сәфәре барышында ведомство белгечләре оешма вәкилләре белән берлектә су алу корылмасын, биологик чистарту корылмаларын, челтәр участокларын карадылар, шулай ук җитештерү һәм инвестиция программалары белән планлаштырылган чаралар үтәлешен тикшерделәр.
Мамадыш шәһәренең Киров урамында су агызу челтәрләрен төзү һәм Горький урамында челтәрләрне реконструкцияләү участоклары мониторингы үткәрелде.
Киров урамында диаметры 160 мм булган 88 метр озынлыктагы полиэтилен торбаны монтажлау эшләре башкарыла һәм дүрт яңа тимер-бетон боҗра урнаштырыла.
Горький урамында диаметры 100 мм булган полиэтилен торба салу буенча эшләр алып барыла. 315 метр салынган һәм 1,5 метр диаметрлы 12 кое урнаштырылган.
Су алу корылмасында тирәнлек насосларын һәм комплектлы трансформатор подстанциясен алыштыру буенча эшләр башкарыла, исәпләгечләр һәм «Лоцман» яңа автоматик идарә һәм саклау станциясе урнаштырыла.
Биологик чистарту корылмаларында газны яки парны сыеклык катламы аша үткәрү һәм табигый җилләтү, өч биореакторда һава, кислород белән тутыру өчен торбалар алыштырылган.
Ахырда Дмитрий Сапожников газлаштыру, ягъни гражданнарның җир участоклары чикләренә газүткәргечләрне бушлай кертү программасын гамәлгә ашыру барышы белән танышты. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Олег Павлов, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашында киңәшмә уздырылды, анда төзелгән килешүләр буенча йөкләмәләрнең үтәлеше һәм проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Җайга салынулы оешмалар объектларының күчмә мониторингы нәтиҗәләре 2024 елга тариф карарларын кабул иткәндә ведомство экспертлары тарафыннан исәпкә алыначак.
Белешмә өчен:
Мамадыш районы Татарстанда иң эре районнарның берсе булып санала. Аның мәйданы 2 600 кв. км тәшкил итә, ә халык саны 42 мең кеше тирәсе. XII гасырда район урынында «Ак кирмән» бистәсе урнашкан була, ә хәзерге чикләрне Мамадыш районы 1930 елда булдырган. Район составында 1 шәһәр һәм 29 авыл җирлеге бар. Административ үзәге – Мамадыш шәһәре.