Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү күләмен арттыруда билгеләнгән чикләүләр үтәлешен тикшереп тору максатларында Татарстан Республикасының барлык 913 муниципаль берәмлеге буенча түләү үзгәрешләренә ай саен мониторинг уздырып тора.
«2023 елның июнь аен мониторинглау нәтиҗәләре буенча гражданнарның түләү үсеше индексларының артуы ачыкланмады», – дип аңлатты ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина.
Муниципаль берәмлекләр буенча мониторинг нәтиҗәләре белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин.