Дмитрий Сапожников эш визиты белән Мамадыш районына барачак

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

Иртәгә, 25 июльдә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников эш визиты белән Мамадыш муниципаль районында булачак, аның барышында Мамадыш шәһәре, М.Җәлил ур., 23/33 адресы буенча гражданнарны шәхсән кабул итү планлаштырыла.

Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетында 8(85563) 3-15-00, 3-31-00 телефоннары буенча, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында (843)221-82-51, 221-82-52 телефоннары буенча кабул итүгә язылырга өлгерегез.

Шулай ук рәис урынбасары тарафыннан «Мамадыш су каналы» АҖ, «Мамадыш ТС» АҖ җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларына бару да планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International