Катнашучылар игътибарына полигоннарда калдыкларны күмүне гамәлгә ашыручы түбәндәге операторлар буенча 2024 елга тариф проектлары тәкъдим ителде:
Аксубай районының «Төзекләндерү» ҖЧҖ, Буа районының «Буа ТКХ КҖП» ААҖ (Инженерлык челтәрләре); Чаллы шәһәренең «КомунСервис» ҖЧҖ; Чирмешән районының «Чиста шәһәр» ҖЧҖ; Арча районының «Жилкомбытсервис» ҖЧҖ.
Комиссия карары буенча Арча районының «Жилкомбытсервис» ҖЧҖ өчен тарифлар проекты кабул ителде. Чаллы шәһәренең «КомунСервис» ҖЧҖ, Чирмешән районының «Чиста шәһәр» ҖЧҖ өчен тариф проектын карау, җайга салынулы оешмаларның материалларын эшләп бетерү кирәклеге сәбәпле, эшче тариф комиссиясенең чираттагы утырышына күчерелде.