Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары көн тәртибенә туры китереп карадылар һәм карарлар кабул иттеләр:
- «Полистройкапитал» ҖЧҖ объекты – «KAZAN PALACE Ву TASIGO кунакханәсе төзелешенең 3 нче чираты бинасын «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләүне билгеләү турында»;
- «УрбанСтрой» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ объекты – күпфатирлы йортны «Казэнерго» АҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында»;
- «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе объекты – «Совет районының «Светлая долина» торак комплексында 1501 укучыга исәпләнгән мәктәпне Казан шәһәренең «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга түләү билгеләү турында»;
- «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе объекты – «Казан шәһәренең «Салават Купере» торак районында бассейнлы, 1501 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбен «РСК» ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында»;
– «Микрорайон М1» махсуслаштырылган төзүче» ҖЧҖ объекты – «Седьмое небо» торак районының ПК-10» «РСК» ҖЧҖ үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм су чыгару системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында»;
- «Тоташтырыла торган җылылык йөкләнеше куәте берәмлегенә исәпләп, «РСК» ҖЧҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында».
Дәүләт комитеты тарафыннан социаль әһәмиятле объектларны инженерлык челтәрләренә тоташтыру бәясенең тәкъдим ителгән исәпләмләре каралды һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелегенә бәяләү үткәрелде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән ведомствоның рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.