Су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тарифлар билгеләү мәсьәләсе буенча эшче тариф комиссиясе утырышы узды. Тариф кампаниясе кысаларында »ЭКО» ресурслар белән тәэмин итүче оешма» ҖЧҖ (Питрәч районы), «ТКХ (инженерлык челтәрләре)» МУП (Әлмәт районы), «Теплосервис» ҖЧҖ (Зәй районы) өчен исәпләмә проектлары каралды.
Контроль ведомствосы комиссиясе оешма вәкилләрен 2024 елга тарифлар исәпләмәсе белән таныштырды.
Зәй һәм Питрәч районнары оешмалары вәкилләре, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге башлыгы Нәфисә Белалиева белдергән мәсьәләләрне исәпкә алып, җайга салынулы оешмаларның тариф эшләре материалларына кушып кую өчен, Дәүләт комитетына үз инициативалары буенча өстәмә документлар тапшыру хокукы билгеләнде.
Предприятиеләр билгеләнгән срокларда Дәүләт комитетына искәрмәләр һәм тәкъдимнәр җибәрәчәк, алар ведомство белгечләре тарафыннан өстәмә рәвештә каралачак.
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тариф кампаниясе дәвам итә.