Семинарда республикада гамәлдә булган дәүләт мәгълүмат сәясәте концепциясе, үзара хезмәттәшлек регламенты, медиа планлаштыру һәм мониторинг системасы турында фикер алыштылар.
«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев җыелучыларга Татарстан Республикасы Рәисенең министрлыклар һәм ведомстволарның ачыклыгы буенча куйган бурычлары турында искәртте һәм нәтиҗәлелекне бәяләүнең яңа методикасын тәкъдим итте.
Семинарда Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре урынбасарлары һәм матбугат хезмәтләре вәкилләре катнашты.
Мөһим яңалыкларны Telegram-каналдан күзәтеп барыгыз.