Президент В.В.Путинның Россия Федерациясендә «2024 елга кадәр чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» 2018 елның 07 маендагы 204 номерлы һәм «2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары турында» 2020 елның 21 июлендәге 474 номерлы указларны гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы төзелгән.
«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты икътисадта һәм социаль өлкәдә цифрлы технологияләрне тизләтеп кертүгә, югары технологияле бизнес өчен шартлар тудыруга, илнең глобаль базарда көндәшлеккә сәләтлелеген арттыруга, илкүләм иминлекне ныгытуга һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Аның составына түбәндәге программалар керә:
Казанда ел саен көз көне KAZAN DIGITAL WEEK халыкара форумы уза. Чарада каралган темалар «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты куйган бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән.
2022 елда гына да KAZAN DIGITAL WEEK – 2022 нәтиҗәләре буенча 143 программа чарасында 17,5 меңнән артык кеше катнашкан, 13,5 мең кеше – турыдан-туры һәм 4 меңнән артыгы – онлайн. Күргәзмәдә 133 оешма һәм компания катнаша, алар югары технологияле продукциянең 222 үрнәген тәкъдим итә.
Дәүләт комитетыннан спикер булып рәис урынбасары Сергей Павлов KDW – 2022 чарасында инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыру өлкәсен цифрлы трансформацияләү проекты белән чыгыш ясады. Быел Сергей Павлов шулай ук Халыкара форумда катнашырга планлаштыра.