Эш сәфәре барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гөлназ Иванова белән берлектә җайга салынулы оешмалар вәкилләре белән «Лениногорск җылылык челтәрләре» ҖЧҖ котельныйларын һәм «Водоканал» ҖЧҖнең су алу корылмасын карадылар.
«Лениногорск җылылык челтәрләре» ҖЧҖ җылылык энергиясе белән төп тәэмин итүче булып тора, ә районның ике авыл җирлегендә эчәр су белән тәэмин итү һәм су чыгару буенча хезмәтләр күрсәтә. Предприятие 80 котельныйны һәм 175 км озынлыктагы җылылык челтәрен файдалана, 770тән артык сәнәгать һәм социаль өлкә объектларын җылылык энергиясе белән тәэмин итә. Сергей Павлов өч котельный торышы һәм җылылык энергиясе җитештерүнең технологик процессы белән танышты. Хәзерге вакытта өч котельныйның берсендә профилактик эшләр башкарыла, алар алдагы җылыту сезонында технологик җиһазларның авариясез эшләвен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
«Водоканал» ҖЧҖ кулланучыларны эчәр су белән тәэмин итә һәм агынтыларны читкә чыгару хезмәтләрен күрсәтә. Чыганак буларак җир асты сулары кулланыла. Эшчәнлек процессында 193 км суүткәргеч һәм 152 км канализация челтәрләре, 8 суүткәргеч һәм 6 канализация насос станциясе, чистарту корылмалары файдалана.
Сергей Павловның эш сәфәрендә тагын бер нокта – газлаштыру программасының барышы белән танышу, ягъни гражданнарның җир участоклары чикләренә газүткәргечләрне бушлай кертү. Бүгенге көндә программада катнашу өчен барлыгы 148 гариза кертелгән. Газүткәргеч 105 йорт хуҗалыгында яшәүчеләрнең участогы чикләренә кадәр җиткерелгән.