Электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү буенча дәүләт хезмәте турында

2023 елның 18 июле, сишәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының тарифларны җайга салу өлкәсендәге хезмәтләре турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүген  «Территория челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтыру  өчен түләү күләмен һәм (яисә) әлеге түләүнең күләмен билгели торган стандартлаштырылган тариф ставкаларын билгеләү» хезмәте турында сөйләрбез.

Хезмәт күрсәтү тәртибе Дәүләт комитетының 10.12.2020 № 546/2020 боерыгы белән расланган Административ регламентта (алга таба – Административ регламент) билгеләнгән. Дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә  урнаштырылган.

Мөрәҗәгать итүчеләр булып бердәм илкүләм (гомумроссия) электр челтәрләренә карамый торган электр челтәрләре хуҗалыгы объектларыннан файдаланып, электр энергиясе тапшыру буенча хезмәт күрсәтә торган территориаль челтәр оешмалары тора.

Дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты.

Территориаль челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү (түләү ставкалары) һәм әлеге түләү күләмен билгели торган стандартлаштырылган тариф ставкаларын билгеләү срогы – чираттагы елга кадәрге елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча.

Дәүләт хезмәтен күрсәтү вакытын туктатып тору каралмаган.

Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документлар.

1. Территориаль челтәр оешмалары җибәрә торган документлар:

а) оешма паспортын теркәп, чираттагы календарь елына электр челтәрләренә карата түләү һәм (яки) түләү ставкалары билгеләү турында гариза;

б) агымдагы елның 1 ноябренә актуаль булган, бухгалтерлык исәбенә алу максатларында челтәр оешмасының исәпкә алу сәясәте;

в) Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының 2011 елның 13 декабрендәге 585 номерлы боерыгы белән расланган Электр энергетикасында электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтү һәм оператив-диспетчерлык идарәсе өлкәсендә табигый монополия субъектлары тарафыннан керемнәрнең һәм чыгымнарның аерым исәбен алып бару тәртибенең 1.3 һәм 1.6 таблицалары нигезендә бухгалтерлык балансының һәм эшчәнлекнең җайга салынулы төрләре буенча керемнәрне һәм чыгымнарны аерым исәпкә алып, бухгалтерлык балансы һәм финанс нәтиҗәләре турында хисап күчермәләре.

Нигезләү материаллары сыйфатында челтәр оешмалары дәүләт комитетына түбәндәгеләрне тапшыра:

  • тоташтыру (технологик тоташтыру) буенча чараларны гамәлгә ашыру өлкәсендә мәшгуль булган структур бүлекчәләр хезмәткәрләре санын исәпләү;
  • технологик тоташтыру максатларында һәм инвестиция программасының башка чараларын гамәлгә ашыру максатларында һәр чара буенча электр челтәре хуҗалыгы объектларын төзүгә чыгымнар турында белешмәләр;
  • 20, 25, 26, 69, 70, 96 бухгалтерия счетларыннан өземтәләр теркәп, Методик күрсәтмәләрнең 16 пунктындагы «а» һәм «в» пунктчаларында каралган технологик ялгау чараларын үтәүгә факттагы чыгымнар;
  • үтәлгән килешүләр буенча гариза бирүчеләр реестры һәм электр челтәрләренә технологик тоташуларның факттагы исәбе;
  • технологик тоташтыру өчен түләүгә кертелмәгән электр челтәрләренә технологик тоташтыруны гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнар турында мәгълүмат (Федераль тарифлар хезмәтенең 11.09.2014 № 215-э/1 боерыгы белән расланган Методик күрсәтмәләр).

Гариза һәм кушымтадагы документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан кәгазьдә шәхсән, җитәкче (ышаныч кәгазе нигезендә мөрәҗәгать итүче исеменнән эш итүче зат ) тарафыннан яки кушымталар исемлеге һәм тапшыру турында хәбәр белән заказлы почта юлламасы белән тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин.

Шулай ук документлар территориаль челтәр оешмасы тарафыннан көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә, гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша, шул исәптән "Интернет" мәгълүмат-телекоммуникация челтәре аша да тапшырылырга (җибәрелергә) мөмкин.

Гариза бланкының электрон формасы һәм документларны тапшыру рәвешләре Дәүләт комитетының рәсми сайтында урнаштырылган.

Хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә.

Дәүләт комитетының дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы структур бүлекчәсе: технологик тоташтыру өчен түләүне җайга салу һәм контроль бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International