Татарстан Республикасында газны татарстанлыларның җир участоклары чикләренә бушлай җиткерергә мөмкинлек бирә торган социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Газлаштыру газ бүлү челтәрләре булган торак пунктларда үткәрелә.
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре газлаштыру программасын гамәлгә ашыру барышы, шул исәптән төзелгән килешүләр буенча йөкләмәләрнең үтәлеше һәм газ кулланучы җиһазларны газ бүлү челтәренә тоташтыру эше белән таныштылар. Алексеевск һәм Чистай районнары башкарма комитетлары вәкилләре белән җир участогы чикләренә кадәр газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыру турында гаризалар нигезендә программада торган йорт хуҗалыклары тикшерелде.
Программадан шәхси, гаилә, йорт һәм эшкуарлык (һөнәри) эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле булмаган башка ихтыяҗлар өчен газ кулланырга ниятләгән гражданнар файдалана ала. Мөрәҗәгать итүчедә йорт хуҗалыгына яки йорт хуҗалыгы урнашкан җир кишәрлегенә милек хокукын яки законда каралган башка хокукны раслаучы документ булырга тиеш.
Җир кишәрлеге чикләрендә газ куллану челтәрен төзү, шулай ук йорт эчендәге газ җиһазларын (казан, газ плитәсе, газ исәпләү приборы) сатып алу һәм урнаштыру кулланучы хисабына башкарыла.
Участок эчендәге эшләр бәясенә газ куллану челтәрен проектлау, газүткәргеч төзү, сүндергеч җайланмалар урнаштыру, исәпкә алу приборларын урнаштыру, газ кулланучы җайланмаларны урнаштыру һ.б. чыгымнар кертелә.
Аз керемле гражданнар һәм ташламалы категория гражданнары өчен җир кишәрлеге чигендә эшләр башкаруга һәм йорт эчендәге газ җиһазларын урнаштыруга тотылган чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә субсидияләр каралган.
Гражданнар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына 8 (843) 236 - 36-36 «кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгать итә һәм стандартлаштырылган тариф ставкалары турында мәгълүматны төгәлләштерә ала.
Монанн тыш, социаль газлаштыру программасына эләкмәгән гражданнар Дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнгән ташламалы ставкалардан файдалана алалар. Сүз газ бүлү челтәренә кадәр 200 метрдан да артмаган арада сәгатенә 5 куб. метрга кадәр газ тоткан физик затлар турында бара.
Газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләүне билгеләү өчен кулланыла торган расланган ставкаларның тулы исемлеге җайга салу органы сайтында урнаштырылган.
Дәүләт комитеты программаны үтәү буенча онлайн сораштыру үткәрү мөмкинлеге турында искә төшерә: https://kt.tatarstan.ru/oprosniy-list