Сергей Павлов эш визиты белән Лениногорск районына барачак

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

Иртәгә, 18 июльдә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов эш визиты белән Лениногорск муниципаль районында булачак, аның барышында гражданнарны шәхсән кабул итү планлаштырыла, түбәндәге адрес буенча: Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 1.

Кабул итүгә Лениногорск муниципаль районы башкарма комитетында   8(85595) 5-19-26 телефоны буенча, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында язылып өлгерегез:  (843) 221-82-51, (843) 221-82-52.

Рәис урынбасары шулай ук «Водоканал» ҖЧҖ һәм «Лениногорск җылылык челтәрләре» ҖЧҖ җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларына да барырга планлаштыра.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International