Эшче тариф комиссиясе 2024 елга җылылык энергиясенә тариф проектларын карады

2023 елның 14 июле, җомга

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов җитәкчелегендә җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшче тариф комиссиясе утырышы узды.

«РЖД» ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциянең структур бүлекчәсе – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясе (Бөгелмә шәһәре, Тукай районы, Круглое поле), «Буа җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, РСС-Комфорт ҖЧҖ (Биектау районы), «УЮТ» МУП (Кама Тамагы районы), «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ, «Строймастер» ҖЧҖ (Питрәч районы), «Радиоэлектроника ФҖБ» (Казан шәһәре) өчен җылылык энергиясенә тарифларның беренчел дәрәҗәләре яңгыратылды.

Узган утырыш нәтиҗәләре буенча исәп-хисаплар буенча фикер каршылыкларының бер өлеше бетерелде, ә ремонт һәм химик реагентлар чыгымнары буенча оешмаларга билгеләнгән срокларда өстәмә нигезләү документларын тапшырырга кирәк. Барлык материаллар да ведомство белгечләре тарафыннан каралачак. 

Фоторепортаж  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International