Каты коммуналь калдыклар буенча эшче тариф комиссияләре старт алды

2023 елның 14 июле, җомга

2023 елда беренче тапкыр каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшче тариф комиссиясе утырышы узды.

 Катнашучылар игътибарына полигоннарда калдыкларны күмүне гамәлгә ашыручы түбәндәге операторлар буенча 2024 елга тариф проектлары тәкъдим ителде:

Актаныш районының «Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны» МУП, Баулы районының «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МКП, Кама Тамагы районының «Благоустройство» ҖЧҖ, Саба районының «Шәмәрдән ТКХ КҖП» ААҖ, «Саба ТКХ КҖП» АҖ, Сарман районының «Җәлил ТКХ (төзекләндерү)» АҖ, Азнакай районының «Полигон ТБО» ҖЧҖ, Арча районының «Яңа Кенәр коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ, Зәй районыннан шәхси эшкуар Р.Ф.Шакиров.

Комиссия карары буенча «Җәлил торак-коммуналь хуҗалыгы (төзекләндерү)» АҖ өчен тарифлар проекты кабул ителде, калган предприятиеләр буенча тарифлар проектлары эшләп бетерүгә җибәрелде.

Эшче тариф комиссиясенең чираттагы утырышы якын көннәрдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International