14 июльдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең түбәндәге мәсьәләләр буенча чираттагы утырышы булды:
- «Чаллы шәһәренең Раскольников урамындагы торак булмаган биналар белән күп фатирлы торак йортлар комплексы» объектын «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖнең салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында;
- Казан шәһәренең Серов урамында сәүдә биналары терәп корылган күп катлы парковканы һәм 10 катлы 3 нче торак йортны «ТеплоГрупп» ҖЧҖнең салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу буенча үзәкләштерелгән системасына тоташтыру өчен түләү билгеләү турында.
Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән исәп-хисапларны карады һәм чыгымнарның икътисадый нигезлелеген бәяләде.
Кабул ителгән тариф карарлары белән ведомствоның рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.