Пассажирлар һәм багажны такси белән йөртү законнарын үзгәртү турында

2023 елның 14 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсе әгъзалары тарафыннан Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуга рөхсәт бирү (яңадан рәсмиләштерү) өчен түләү күләмен билгеләү турында» 31.01.2013 № 7-1/т карары гамәлдән чыгарылды. Мондый карар 2022 елның 29 декабрендә  2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк 580-ФЗ номерлы федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә кабул ителде.

Республика законнарын федераль законга туры китерү максатыннан 2023 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык бишенче утырышында җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру турында закон проекты кабул ителде. Яңа закон белән республика территориясендә такси эшен оештыру, җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу өлкәсендә дәүләт контролен гамәлгә ашыру мәсьәләләре җайга салыначак, шулай ук республиканың бу өлкәдәге башкарма хакимият органнарының вәкаләтләре билгеләнәчәк.

Документ  җиңел таксида  пассажирлар һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне  башкаруга биш елга рөхсәт бирүне күздә тота (физик затлар өчен, гаризадан чыгып, азрак срок билгеләнергә мөмкин). Заказ хезмәте өчен дә шундый ук срок билгеләнә.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, закон проекты беренче чиратта такси хезмәтләреннән файдаланучы кешеләрнең иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International