Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәттәшләр – монополиягә каршы хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлый һәм нәтиҗәле эш, дәүләт хезмәтендә яңа уңышлар тели!
1990 елның 14 июлендә РСФСРның Монополиягә каршы сәясәт һәм яңа икътисадый структураларга ярдәм итү буенча дәүләт комитеты оештырыла.
Шул вакыттан бирле монополиягә каршы органнар берничә тапкыр үз атамаларын үзгәртәләр һәм үз вәкаләтләре даирәсен шактый киңәйтәләр.
Бүген монополиягә каршы орган – Россия МКФХ – Россия Президентының 2004 елның 9 мартындагы 314 номерлы указына ярашлы рәвештә төзелгән.
Монополиягә каршы хезмәт – профессионалларның, югары квалификацияле белгечләрнең һәм фикердәшләрнең бердәм командасы, аларның тырышлыгы Россиядә уңай конкурентлы мохите һәм монополиягә каршы законнарның үтәлешен контрольдә тотуның нәтиҗәле системасын формалаштыруның мөһим өлеше булып тора.