ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында Казан шәһәренең «Водоканал» МУП су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә инвестиция программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Дәүләт комитеты, Казан шәһәре Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм «Водоканал» МУП вәкилләре катнашты.
Объектларда эшләр барышы турында доклад белән объектларда проект һәм төзелеш-монтаж эшләренең үтәлешен контрольдә тотучы «Водоканал» МУП вәкилләре чыгыш ясады.
2022 елда су белән тәэмин итү буенча 182 млн.сумлык барлык 19 чара да гамәлгә ашырылган. Фактта 4 км челтәр реконструкцияләнгән. 2023 елның июленә планлаштырылган 17 чараның күбесе проектларны эшләү һәм килештерү стадиясендә. Быелгы инвестиция программасының гомуми суммасы 633,4 млн. сум тәшкил итә, 17,5 км челтәрне реконструкцияләү планлаштырыла.
2022-2023 елларга су агызу буенча 5 чара планлаштырылган. Чистай урамындагы 3 нче төньяк коллектор участогында (Меридиан урамыннан Бондаренко урамына кадәр) коеларны һәм торбаларны алыштыру эшләре тулысынча тәмамланган, җимереклек урыннарында торгызу эшләре алып барыла. Ике чара буенча эшләр билгеләнгән график буенча башкарыла, калганнары буенча документларны килештерү процедурасы уза. Гомумән алганда, чаралар 890,5 млн.сумга планлаштырылган, шуларның 36,8% – үзләштерелгән. Челтәрләрне 1,2 км озынлыкта алыштыру планлаштырыла.