Анда «Сельхозжилсервис» МУП (Азнакай районы), «Лениногорск җылылык челтәрләре» ҖЧҖ (Лениногорск районы), «УЮТ» МУП (Кама Тамагы районы), «Водоканал» МКП (Түбән Кама районы), «Питрәч коммуналь челтәрләре» МУП (Питрәч районы), «Водоканал» ҖЧҖ (Әгерҗе районы) өчен 2024 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендәге тарифларны алдан исәпләү буенча фикер алыштылар.
Тариф проектлары оешмалар тарафыннан бирелгән тариф гаризалары һәм раслаучы документлар экспертизасы нәтиҗәләре буенча әзерләнгән.
Предприятиеләр билгеләнгән срокларда Дәүләт комитетына искәрмәләр һәм тәкъдимнәр җибәрәчәк, алар ведомство белгечләре тарафыннан өстәмә рәвештә каралачак.
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тариф кампаниясе дәвам итә.