ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты экспертлары «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ объектларына һәм «Татэнерго» АҖ филиалларына - Чаллы ҖЭҮ һәм Чаллы җылылык челтәрләренә чыгып, инвестиция программалары үтәлешенә мониторинг үткәрделәр.
Ведомство белгечләре «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ вәкилләре белән берлектә су алу корылмасын беренче күтәрү насос станциясен, гидравлик бәрелешләрне сүндерү камерасын, район чистарту корылмаларын карадылар, шулай ук инвестиция һәм җитештерү программаларында планлаштырылган чаралар үтәлешен тикшерделәр. Беренчел һәм икенчел отстойникларның модернизациясе каралды, анда җиһазлар алыштырылган, йөреш юлы торгызылган, ләм кыргыч һәм ләм суырткыч алыштырылган, тимер-бетон конструкцияләр торгызылган һәм тешле агызгыч алыштырылган. Капиталь ремонт үткәрү өлешендә канализация коелары, су алу корылмасындагы балык тоту җайланмаларын алыштыру, шулай ук район чистарту корылмаларында декантер алыштыру эшләре каралды.
«Татэнерго» АҖ филиалында Дәүләт комитеты экспертлары оешма вәкиле белән берлектә иске экономайзерны сүтүне, су экономайзеры пакетларын алыштыруны тикшерделәр. «Чаллы җылылык челтәрләре» объектларында торба үткәргеч участоклары реконструкцияләнә: туфрак эшкәртелә, иске торбалар демонтаж ителә, тимер-бетон улаклар салына. Эшләр дәвам итә.
Сәфәр нәтиҗәләре буенча җентекле хисап төзеләчәк, ә мониторинг нәтиҗәләре киләсе җайга салу чорына тариф карарларын кабул иткәндә Дәүләт комитеты тарафыннан исәпкә алыначак.
Белешмә: »ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ – Чаллы шәһәре территориясендә салкын су белән тәэмин итү һәм агынты көнкүреш суларын чыгару буенча бердәнбер ресурслар белән тәэмин итүче оешма. Үз тармагында республикада һәм Россиядә әйдәп баручы предприятиеләр исәбенә керә. Хезмәт күрсәтелә торган суүткәргеч һәм канализация челтәрләренең гомуми озынлыгы – якынча 2 000 км. Насос станцияләре саны – 69. »ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ өчен расланган су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу тарифлары республика буенча иң түбән тарифларның берсе булып тора.
Чаллы җылылык электр үзәге – Россиянең иң эре ун җылылык станциясенең берсе булып тора. Станция территориясе Автозавод промкомзоналары җирләрендә урнашкан. Җылылык энергиясен, кайнар суны һәм парны кулланучылар – Яңа шәһәр, КАМАЗ заводлары, «Весенний» теплица комбинаты. Шәһәрнең төньяк-көнчыгыш өлешендә икенче җылылык чыганагы булмаганда, станция 400 мең кеше яшәгән торак массивны ялгызы гына җылыта. Билгеләнгән куәте: электр – 1 180 МВт, җылылык – 4092 Гкал/сәг.