ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Питрәч һәм Югары Ослан районнары объектларында булдылар

2023 елның 4 июле, сишәмбе

Гамәлдәге инвестицион программаларның һәм ремонт эшләренең үтәлешен тикшерү максатыннан ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Питрәч коммуналь челтәрләре» МУП, «РСО «ЭКО» ҖЧҖ, «ЗВКС» АҖ җайга салынулы оешмалар объектларында булдылар.

 «Питрәч коммуналь челтәрләре» МУП тарафыннан гамәлгә ашырыла торган эшчәнлекнең төп төрләре су белән тәэмин итү, су чыгару, агынты суларны чистарту, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны чистарту челтәрләрен эксплуатацияләү, су алу челтәрләрен эксплуатацияләү, су белән тәэмин итү һәм канализация буенча техник шартлар бирү, котельнаяларның һәм җылылык челтәрләренең эшчәнлеген тәэмин итү буенча эшчәнлек һ.б. тора.

Урынга чыгу кысаларында Питрәч районы Кощаково һәм Питрәч авылларында «Питрәч коммуналь челтәрләре» МУП хезмәт күрсәтә торган яңа чистарту корылмалары эшен контрольдә тоту гамәлгә ашырылды. Светлый торак поселогында  чистарту корылмаларының 3 чиратын һәм ике су алу корылмасын төзү эшләре тәмамлана.

Хәзерге вакытта «ЗВКС» АҖ җайга салынулы оешмасында, Югары Ослан муниципаль районында урнашкан су алу корылмаларында һәм насос станцияләрендә, насосларның эш торышы турында реаль вакытлы мәгълүматны контрольдә тоту өчен, насос җиһазларының эш автоматикасы алыштырыла, ул оператив рәвештә диспетчерлык хезмәтенә тапшырылачак.

Дәүләт комитеты инвестиция программалары чараларын үтәү өчен акчаларның максатчан тотылуын контрольдә тота. Шулай итеп, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрендәге барлык эшләр тәмамланганнан соң, авария хәлләре кимиячәк, димәк, Казан халкына «су белән тәэмин итү» һәм «ташландык суларны агызу» коммуналь хезмәтләре сыйфатлырак күрсәтеләчәк.

Фоторепортаж

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International