ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Зеленодольск районының җайга салынулы оешмалары объектларында булдылар

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре гамәлдәге инвестицион программаларның һәм ремонт эшләренең үтәлешен тикшерү максатларында «Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «ЗВКС» АҖ җайга салынулы оешмалар объектларында булдылар.

Зеленодольск шәһәрендәге «Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ объектларында Төзүчеләр проспекты буенча 1987 елгы иске тимер торбалар алыштырылган, Королев һәм Жуков урамнарында келә арматурасы алыштырылган, бетон улаклардан иске торба сүтелгән һәм яңасы салынган, шулай ук Васильево бистәсендәге үзәк район хастаханәсе территориясендә блоклы-модульле котельная төзелеше буенча эшләр башкарылган.

«ЗВКС» АҖ объектында диспетчеризация өлешендә Зеленодольск шәһәренең һәм Васильево бистәсенең канализация насос станцияләре модернизацияләнгән. Хәзерге вакытта модемлы 16 автомат щит урнаштырылган, бу мәгълүматны оператор катнашмыйча кәрәзле элемтә буенча үзәк диспетчер бүлмәсенә тапшырырга мөмкинлек биргән, ягъни авария хәлләрен бетерү вакыты кыскартылган.

Шулай ук Дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан газлаштыру программасын гамәлгә ашыру барышы, шул исәптән төзелгән килешүләр буенча йөкләмәләрнең чынлыкта үтәлеше һәм газ кулланучы җиһазларны газ бүлү челтәренә тоташтыру белән танышу максаты да бар иде. Зеленодольск башкарма комитеты вәкилләре һәм Васильево газ хезмәте вәкилләре белән Новочувашский бистәсендә газлаштыру программасында катнашучы йорт хуҗалыклары тикшерелде.

 

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International