Дәүләт комитетында Зеленодольск районы оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды

2023 елның 30 июне, җомга

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында атна дәвамында су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2022 ел нәтиҗәләре буенча баланс комиссияләренең ике утырышы узды.

Зеленодольск районы предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды: «Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе» АҖ, «Нижевязовский жилкомсервис» ҖЧҖ, «ЗВКС» АҖ, «Торак-коммуналь хезмәтләр» ҖЧҖ, «Водоканал Сервис» ҖЧҖ, «ТатСтройКа» ҖЧҖ, «ПОЗиС» АҖ, «Яңа тура» технополисы» идарәче компаниясе» ҖЧҖ, «Ореховка» идарәче  компаниясе» ҖЧҖ, «Осиново җылылык белән тәэмин итү компаниясе» ҖЧҖ, «Майский»  энергоүзәге» АҖ, «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ, «МКД Сервис» ҖЧҖ.

«Осиново җылылык белән тәэмин итү компаниясе» ҖЧҖ предприятиесендә катлаулы хәл барлыкка килгән. Утырыш барышында Осиново авыл җирлегенең җылылык энергиясе балансын формалаштыру өлешендә җентекләбрәк карауны таләп итүче сораулар туды.

Баланс комиссиясе утырышында кабат катнашмаган оешмалар белән килеп туган хәлнең җитдилеген билгеләп үтик. Мондый оешмаларның 2022 финанс-хуҗалык эшчәнлеге мәгълүматлары үзгәрешләр кертү мөмкинлегеннән башка каралды һәм 2024 елга тарифлар билгеләгәндә исәпкә алыначак. Шулай ук Зеленодольск муниципаль районы башлыгы адресына предприятиеләрнең кабат килмәве турында хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International