ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты республика инфраструктурасын үстерүдә катнаша

2023 елның 30 июне, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты шәһәр инфраструктурасын үстерүдә актив катнаша, социаль әһәмиятле объектларны электр белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә тоташтыруга ярдәм итә. Бүген Дәүләт комитеты идарәсе утырышында:

  • «Татхим-Инвест» АҖ энергия кабул итү җайланмаларын «Энерго» челтәр компаниясе» ҖЧҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләнде;
  • Чаллы шәһәрендә яңа күпфатирлы торак йортларны, 1501 урынга исәпләнгән мәктәпне һәм Казан шәһәренең «Яшь гвардия» спорт-сәламәтләндерү лагерен коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү өчен «Әлмәт-су каналы» АҖ, «Челныводоканал» ҖЧҖ, «РСК» ҖЧҖ, Казан шәһәренең «Водоканал» МУП үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләренә технологик тоташтыруга түләү билгеләнде.

Тоташтыру өчен түләүне Дәүләт комитеты илкүләм проектлар буенча төзелә торган объектлар өчен дә билгели. Мәсәлән, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Торак» федераль проектын гамәлгә ашырганда тораклар арта бара, ә «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль программасы буенча гомуми белем бирү оешмалары арта бара. Шул ук вакытта ресурс белән тәэмин итүче оешмалар өчен үзәкләштерелгән челтәрләргә тоташтыруга түләү билгеләү мәҗбүри булып тора. 

«Торак» федераль проекты торак тапшыру күләмен арттыруга, шул исәптән гражданнар өчен куркынычсыз торак төзелешенә инвестицияләр кертү, торак төзелеше проектларында инфраструктура төзелешенә ярдәм итү, административ процедураларны оптимальләштерү юлы белән дә юнәлдерелгән. Илкүләм проект Россиядә торак төзелеше күләмен җитди арттыруны күздә тота (2030 елга елына 120 млн кв.м. ким түгел). 

«Заманча мәктәп» федераль проекты белән яңа белем бирү инфраструктурасы, шулай ук сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәпләрдә каршылыксыз мохит булдырыла, укытуның алдынгы методикалары кертелә. Россиядә мәктәпләрдә 230 мең яңа урын барлыкка киләчәк. 2024 ел ахырына кадәр 1 мең 300 мәктәп төзү планлаштырыла, шулай ук балалар 3 нче сменада укыган мәктәпләр калмаска тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International