Тукай муниципаль районына бару кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләрен күрсәтүче түбәндәге оешмаларны тикшерделәр: «Тукай су каналы» ҖЧҖ, «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ.
«Тукай су каналы» ҖЧҖ тарафыннан 5 авыл җирлегенең торак-социаль өлкә объектлары эчәргә яраклы салкын су белән тәэмин ителә. Предприятие 3 су корылмасына хезмәт күрсәтә. Суүткәргеч челтәрләренең гомуми озынлыгы 116 км тәшкил итә. Канализация агынтыларын кулланучылардан транспортлау 68 км озынлыктагы канализация челтәрләре буенча бара.
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Тукай муниципаль районы Биклән һәм Бәтке авылларында яшәүчеләрнең «Катлам басымын саклау өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе» ҖЧҖнең эчәр суны магистраль үткәргечкә тоташтыруын тикшерделәр. Үткәрелгән тоташуның уңай моменты шунда ки, авыл халкы сыйфатлырак эчәр су алачак һәм шул ук вакытта – түбәнрәк тариф буенча.
«Коммуналь челтәрләр – Татарстан» ҖЧҖ Тукай районының 18 авыл җирлегендә су белән тәэмин итү хезмәтен күрсәтә. 51 су алу корылмасыннан файдалана. Суүткәргеч челтәрләрнең озынлыгы 307 км тәшкил итә. Оешма тарафыннан ташландык суларны агызу хезмәте 14 авыл җирлеге территориясендә күрсәтелә. Агынтыларны кулланучылардан транспортлау 68 км озынлыктагы канализация челтәрләре буенча бара.
«Коммуналь челтәрләр – Татарстан» ҖЧҖ объектларында Комсомолец бистәсендәге су алу корылмасын, суга чумдыру насосын һәм чистарту корылмаларын алыштыруны тикшерделәр. Шулай ук хезмәткәрләр Сәмәкәй авыл җирлегендә суүткәргечтә аварияне бетерү эшләренең барышы белән таныштылар.