ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Түбән Кама һәм Зәй районнарының җайга салынулы оешмалары объектларында булдылар

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Гамәлдәге инвестиция программаларының һәм ремонт эшләренең үтәлешен тикшерү максатыннан ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре түбәндәге җайга салынулы оешмалар объектларында булдылар: «Татэнерго» АҖ филиаллары Түбән Кама җылылык челтәрләре һәм Зәй ГРЭСы, «Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ.

«Татэнерго» АҖнең инвестиция программасы кысаларында Түбән Кама җылылык челтәрләре филиалы Б.Урманче урамындагы ТК-90а башлап Сөембикә урамындагы ТК-1 кадәр һәм Сөембикә урамындагы ТК-10 башлап ТК-1 кадәр 3 нче магистраль җылылык үткәргечтә эшләр башкарыла. 1991-1992 еллардагы иске тимер торбаларны яңаларына алыштыралар, яңа кулланучылар тоташтырылу сәбәпле диаметры арта. Объектларны тапшыру вакыты 2023 елның 30 сентябрендә планлаштырыла.

5 нче насос станциясендә дә эшләр алып барыла: электротехник өлеше һәм автоматлаштыру реконструкцияләнә. 1976 елгы иске трансформаторлар һәм тарату җайланмалары демонтажлана. Гомуми төзелеш эшләре алып барыла.

«Татэнерго» АҖ филиалы – Зәй ГРЭСы Автозавод урамы буенча автоюлдан Җиңү проспектына кадәрге участокта 12 нче магистраль торба үткәргечне («Яшьләр» паркы) һәм Казан урамы буенча ТК 3/39 алып ТК 4/26 кадәрге участокта 3 нче магистраль торба үткәргечне модернизацияли. Җиңү проспекты, 1/23 башлап Җиңү проспекты, 26 кадәр җылылык челтәрен һәм төп корпустан ГРЭС мазут хуҗалыгының төньяк коймасына кадәр 2 чират җылылык челтәрен модернизацияләү гамәлгә ашырыла. Иске искергән торбаларны изоляцияле яңа ППУ торбаларга алыштыру һәм диаметрын арттыру, шулай ук төзелеш эшләре алып барыла.

«Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ хәзерге вакытта Химиклар проспекты буенча 39 нчы үзәк җылылык пунктыннан участокта кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру буенча ремонт эшләрен алып барыла (җәйге чорда кайнар суны сүндерү вакыты чикләнгәнлектән) һәм бер үк вакытта җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен дә җәя.

«Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖнең су чыгару өлкәсендәге инвестиция программасына ярашлы рәвештә резервуарны реконструкцияләү һәм КНС-8 насосларын алыштыру планлаштырыла. Бүгенге көндә сатып алу процедуралары башкарыла.

Ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның инвестиция программалары чараларын үтәве халыкка күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга да юнәлдерелгән. Инвестиция программаларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту, акчаларны максатчан сарыф итү һәм расланган чараларны вакытында үтәү өлешендә, Дәүләт комитетының мөһим функциясе булып тора. Объектларны тикшерү нәтиҗәләре 2024 елга тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International