ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов эш визиты белән Теләче муниципаль районында булды, аның барышында гражданнарны шәхсән кабул итте һәм Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән концессия килешүләре төзегәндә килеп туган проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышты.
Районда ресурслар белән тәэмин итүче оешма булып «Меша» ҖЧҖ тора. Предприятие 20,88 км озынлыктагы үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләрен, 7 артезиан скважинасын, 7 насосны, 7 суэтем башнясын эксплуатацияли. Су белән тәэмин итү чыганагы булып артезиан скважиналарыннан чыгарыла торган җир асты сулары тора.
Капиталь ремонт чаралары үтәлешен контрольдә тоту барышында Дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Сергей Павлов яңа микрорайондагы Магистраль һәм Белов урамнарындагы су күтәрү манараларын, Луговая урамындагы чистарту корылмаларын карап чыктылар.
«Меша» ҖЧҖ тарафыннан халыкка җиткерелә торган эчәр суга тариф бер кубометры өчен 27,50 сум тәшкил итә. Предприятиегә килү нәтиҗәләре буенча, «Мёша» ҖЧҖ якын арада Дәүләт комитетына 2023 елга су агызуга тариф билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәчәк.
Шулай ук районда булу программасына «Теләче» сәнәгать паркына бару да кертелгән иде. 2012 елда булдырылган «Теләче» сәнәгать паркы – авыл районында урнашкан беренче паркларның берсе, тармак принцибы буенча түгел, ә икътисадның төрле тармаклары өчен продукция ясалачак башлангыч материалны сайлау принцибы буенча махсуслаша. «Теләче» сәнәгать паркы эшчәнлегенең төп профиле итеп полимер материаллардан продукция җитештерү сайланган.
Иң мөһим чараларның берсе – газлаштыру программасын гамәлгә ашыру барышы, шул исәптән төзелгән килешүләр буенча йөкләмәләрнең чынлыкта үтәлеше һәм газ кулланучы җиһазларны газ бүлү челтәренә тоташтыру белән танышу.