Теләче муниципаль районында шәхси кабул итү турында

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

Иртәгә, 27 июньдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов эш визиты белән Теләче муниципаль районында булачак, аның барышында гражданнарны шәхсән кабул итү планлаштырыла, түбәндәге адрес буенча: Теләче авылы, Ленин урамы, 46.

Кабул итүгә Теләче муниципаль районы башкарма комитетында  (84360) 2-11-89, 2-16-66 телефоны буенча, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында язылып өлгерегез:  (843) 221-82-51, (843) 221-82-52.

Июль аенда урынга чыгып кабул итүләр графигын безнең  «Татарстан тарифлары» telegram-каналында һәм  «ВКонтакте» белән «Одноклассники» социаль челтәрләрендә күзәтеп торыгыз.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International