Капиталь ремонт чаралары үтәлешен тикшереп тору барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Кама Аланы бистәсендәге чистарту корылмаларында һәм су чистарту станциясе булган су алу корылмасында булдылар.
Алексеевск бистәсендә «Алексеевскводоканал» ААҖ су алу корылмасын һәм ешлык үзгәрткечләре булган насос станциясен карадылар һәм су чистарту станциясен төзү этаплары белән таныштылар. Шулай ук Куйбышев урамы, 1 адресы буенча яңа һәм иске биологик чистарту корылмаларын карадылар.
Өстәмә рәвештә Түбән Кама һәм Алексеевск районнарында, «Полигон НК» ҖЧҖ эксплуатацияли торган Кама Аланы бистәсендә һәм «Полигон» ҖЧҖ булдылар, максат оешма тарафыннан калдыкларны күмү процессын һәм мәҗбүри санитар, экологик таләпләр үтәлешен контрольдә тотудан гыйбарәт иде.