Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча баланс комиссиясе утырышында Казан шәһәрендәге өч зур оешманың ел нәтиҗәләрен карадылар.
Бу атнада җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә җайга салынулы эшчәнлек алып баручы «ТГК-16» АҖ, «Татэнерго» АҖ һәм «Водоканал» МУП нәтиҗәләре каралды.
Баланс комиссиясе утырышында «Татэнерго» АҖ һәм «Водоканал» МУП тарафыннан карау өчен җибәрелгән мәгълүматларда вәкилләрнең хисабында белдерелгән мәгълүматлар белән туры килмәве билгеләнде. Инвестиция программалары буенча үз вакытында берничә төзәтмә кертергә кирәк, әмма заявкаланган чараларның күбесе вакытында үтәлә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре инвестиция программалары үтәлешен контрольдә тоту кысаларында даими рәвештә рәсми сайтта бастырылган объектларга чыгалар. Шулай ук Дәүләт комитетында даими нигездә «Водоканал» МУП белән киңәшмәләр дә уза.