24 июньдә Казанда татар халык бәйрәме Сабантуй билгеләп үтелә. Бәйрәм чаралары дүрт шәһәр мәйданчыгында: Мирный бистәсендәге каенлыкта, Казан ипподромында, Дәрвишләр бистәсендә, шулай ук Лебяжье күлендә уза.
Быел Сабантуйның үзенчәлекле атмосферасын саклап калу өчен Дәүләт комитеты хезмәткәрләре бәйрәмгә милли костюмнарда килделәр, үзләренең образларына татар мәдәнияте элементларын өстәделәр, шулай ук спорт ярышларында, милли һөнәрләр, ризыклар буенча мастер-классларда катнаштылар һәм татар биюе элементларын өйрәнделәр.
Бәйрәмгә халык костюмында килгән һәркем үзен «Сабантуй йөзләре» махсус фотозонасында сурәтли алды.