Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!
27 июньдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов эш визиты белән Теләче муниципаль районында булачак, аның барышында гражданнарны шәхсән кабул итү планлаштырыла, түбәндәге адрес буенча: Теләче авылы, Ленин урамы, 46.
Кабул итүгә Теләче муниципаль районы башкарма комитетында (84360) 2-11-89, 2-16-66 телефоны буенча, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында язылырга мөмкин: (843) 221-82-51, (843) 221-82-52.
Июль аенда урынга чыгып кабул итүләр графигын безнең «Татарстан тарифлары» telegram-каналында һәм «ВКонтакте» белән «Одноклассники» социаль челтәрләрендә күзәтеп торыгыз.