22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә бөтен ил территориясендә «Тынычлык минуты» Бөтенроссия акциясе узачак

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Бөтен ил буенча телевидение һәм радио тапшыруларын 1 минутка туктатачаклар, сәүдә үзәкләрендә кассалар эше туктатылачак, җәмәгать һәм шәхси транспорт, учреждениеләрдә һәм предприятиеләрдә эш туктатылачак.

Барлык татарстанлыларны да акциягә кушылырга чакырабыз, Бөек Ватан сугышы гомерләрен алган 27 миллион ватандашыбызның истәлеген тынлык белән искә алыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International