ТР Дәүләт комитетында идарә утырышы узды

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында Идарәнең егерме икенче утырышы узды.

Идарә әгъзаларының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Биектау районының «Атмосфера» торак комплексы кулланучылары өчен җылылык энергиясенә тариф билгеләнде, аның җылылык белән тәэмин итүче оешмасы – «Энергоресурс» ҖЧҖ. Барлык кабул ителгән тариф карарлары белән сайтның «Тарифлар» бүлегендә  танышырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, җылылык энергиясен (егәрлек) һәм җылылык чыганагын җитештерү, тапшыру һәм куллану белән бәйле мөнәсәбәтләр «Җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы федераль закон белән көйләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International