Монополиягә каршы федераль хезмәттә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча Экспертлар советы каршындагы җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча эшче төркемнәр утырышы узды.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетыннан көн тәртибе мәсьәләләре буенча фикер алышуда рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны контрольдә тоту һәм көйләү бүлеге башлыгы Алсу Насыйрова катнашты.
Россия МКФ хезмәтенең Экспертлар советында җайга салу килешүләрен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә инвестицияләр җәлеп итү, максатчан инвестицияләү механизмын үстерү, җылылык белән тәэмин итүнең бәя зоналары эшчәнлеген камилләштерү ысулы буларак карадылар.
Белдерелгән темалар кысаларында инвестицияләр җәлеп итү механизмын гадиләштерү, кабул ителгән тариф карарларының озак сроклылыгын тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларыннан амортизация түләүләрен күчерүнең өстенлекле (максатчан) характеры, җылылык белән тәэмин итүнең бәя зонасында җылылык челтәре оешмасының билгеләнгән критерийларга туры килүен билгеләү тәртибе, гамәлдәге концессия килешүләре шартларында «альтернатив котельный» моделен гамәлгә ашыру һәм башка күп нәрсәләр турында фикер алыштылар.
Россия МКФ хезмәтнең экспертлар советлары составына базарларда катнашучылар, коммерцияле булмаган берләшмәләр һәм хакимиятнең контроль органнары вәкилләре керә. Мондый практика Россия МКФХ тиешле базарлардагы хәлне объектив бәяләргә мөмкинлек бирә.