Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча Казан ш. су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча баланс комиссиясе утырышы узды.
Бүген «Энерготехника» челтәр компаниясе» АҖ, «Казан медицина аппаратурасы заводы» АҖ, «РегНефтеТорг-7» ҖЧҖ, «ТеплоГарант» ҖЧҖ, «ТеплоГрупп» ҖЧҖ һәм «ЦЖКУ» ФДБУ эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды.
2022 елның 1 сентябреннән, транзит оешмалары критерийларына туры килмәү сәбәпле, су белән тәэмин итүгә һәм ташландык суларны агызуга тарифларны гамәлдән чыгаруга бәйле рәвештә «Энерготехника» челтәр компаниясе» АҖ һәм «Казан медицина аппаратурасы заводы» АҖ тарафыннан су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрен өченче затларга тапшыру мәсьәләсе карала.
«РегНефтеТорг-7» ҖЧҖ һәм «ТеплоГарант» ҖЧҖ предприятиеләре тарафыннан 2022 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында тулы мәгълүмат бирелмәгән, шуңа бәйле рәвештә җитмәгән мәгълүматны өстәмә рәвештә җибәрергә кирәк.