ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ресурс белән тәэмин итүче оешмалар объектларын карау максатларында Татарстан Республикасының Нурлат һәм Чирмешән районнарына бардылар: «Промочистка» ҖЧҖ, «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ, «Чиста шәһәр» ҖЧҖ булдылар.
«Промочистка» ҖЧҖ Нурлат районы кулланучыларын эчәр су белән тәэмин итә һәм агынты суларны агызу хезмәтләрен күрсәтә. Эшчәнлек барышында 23 артезиан скважинасы, су белән тәэмин итү челтәрләре, 10 су алу, 15 су күтәрү манарасы файдаланыла. Су белән тәэмин итү чыганагы булып җир асты сулары тора.
Җитештерү программасы кысаларында оешма тарафыннан Сахаров микрорайонында су белән тәэмин итүнең тузган челтәрләрен алыштыру, шулай ук социаль әһәмиятле объектлардан – «Елочка» балалар бакчасыннан алып мәчеткә кадәр 199 метр озынлыктагы су агызу үткәргечен алыштыру планлаштырыла.
«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Чиста су» федераль программасы буенча Нурлат шәһәре өчен су алу узелы белән су белән тәэмин итүнең яңа системасы – тәүлегенә 10 мең куб куәте булган су әзерләү станциясе төзелә. Хәзер шәһәргә 7 мең куб су бирелә, ә яңа су белән тәэмин итү чыганагы бөтен шәһәрне тәэмин итәргә тиеш булачак. Төзелеш тәмамлангач, күбрәк нурлатлы сыйфатлы эчәр су алачак.
Су агызу буенча хезмәтләр күрсәтү процессында «Промочистка» ҖЧҖ 53 км озынлыктагы үзәкләштерелгән су агызу челтәрләрен, 5 канализация насос станциясен, биологик чистарту корылмасын файдалана. Хәзерге вакытта Үзәк микрорайонында (Хәммәдиев урамы, 13) корылмалар төзелә, аларда 220 кубтан артык күләмдә ләм мәйданчыкларын урнаштыру планлаштырыла.
Район кулланучыларын җылылык энергиясе белән «Нурлат җылылык челтәрләре» АҖ тәэмин итә. 43 котельный җылылык белән тәэмин итү чыганагы булып тора. Кулланучылар булып халык, мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка социаль объектлар тора.
Нурлат шәһәрендә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре шулай ук республикада социаль газлаштыру программасының үтәлешен тикшерделәр, күпчелегендә газ эшләтеп җибәрелгән торак йортларны карадылар һәм халыкны борчыган сорауларга җавап бирделәр. Газлаштыру программасы газлаштырылган торак пунктлардагы җир участогы чикләренә гражданнарның акчаларын җәлеп итмичә газ кертергә мөмкинлек бирә. Исегезгә төшерәбез: газлаштыру программасы буенча сораулар һәм бәхәсле хәлләр килеп чыкканда Сез безнең электрон почтага хәбәр калдыра аласыз: Dogaz.Kontrol@tatar.ru яки 236-36-36 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Чирмешән районында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Чиста шәһәр» ҖЧҖ тарафыннан файдаланыла торган каты коммуналь калдыклар полигонын карадылар. Полигон 2000 елда файдалануга тапшырылган, проект сыйдырышлылыгы – 65,8 тн. Дәүләт комитеты тарифларны билгеләгәндә исәпкә алынган каты коммуналь калдыклар күләме 321 мең куб. м тәшкил итә.