ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының тарифларны җайга салу өлкәсендәге хезмәтләре турында сөйләвебезне дәвам итәбез. Бүген «Су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өлкәсендә тарифлар билгеләү» хезмәте турында сөйләрбез.
Хезмәт күрсәтү тәртибе Дәүләт комитетының 19.03.2020 № 40 боерыгы белән расланган Административ регламентта (алга таба – Административ регламент) билгеләнгән. Дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибе турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында (uslugi.tatarstan.ru) Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә урнаштырылган.
Мөрәҗәгать итүчеләр булып Татарстан Республикасы территориясендә су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен гамәлгә ашыра торган юридик затлар яисә шәхси эшкуарлар тора.
Дәүләт хезмәте күрсәтү чорлары
Тарифлар билгеләнәчәк чираттагы җайга салу чоры башланганчы, 20 декабрьгә кадәр.
Элек тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу гамәлгә ашырылмаган оешмалар өчен агымдагы җайга салу чорына тарифлар билгеләнгән очракта, дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты – 30 календарь көн. Дәүләт комитеты карары буенча бу срок озайтылырга мөмкин.
Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документлар.
Тарифлар билгеләү турында тәкъдим гаризадан һәм кирәкле нигезләү материалларыннан тора.
Тарифлар билгеләү турындагы гаризага түбәндәге нигезләү материаллары теркәлә:
а) җайга салына торган эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен файдаланыла торган күчемсез милек объектларына карата милек хокукын раслаучы хокук билгели торган документларның күчермәләре, аларны биләү, алардан файдалану һәм алар белән эш итү өчен башка законлы нигез;
б) кушымталары белән исәпкә алу сәясәтен раслау турында карарлар күчермәләре;
в) ышаныч кәгазеннән башка гына оешма исеменнән эш итәргә хокуклы затны билгеләү (сайлау) турындагы документ күчермәсе;
г) алдагы җайга салуның 3 чоры һәм соңгы хисап датасы өчен бухгалтерлык һәм статистик хисаплылык күчермәләре;
д) расланган җитештерү программасының күчермәсе яки җитештерү программасының проекты, андагы җитештерү программасын гамәлгә ашыруга финанс ихтыяҗларын исәпләү һәм нигезләү һәм эшчәнлек төрләре буенча чыгымнар тәгъбирләнеше белән;
е) җайга салына торган эшчәнлек төрләрен гамәлгә ашыруга чыгымнар һәм җайга салына торган эшчәнлектән кирәкле тулай керем исәпләмәсе, башлангыч мәгълүматларны икътисадый нигезләүне һәм тәкъдим ителгән кыйммәтләрне озак вакытлы көйләү параметрларын теркәп;
ж) тарифлар күләме исәпләмәсе;
з) эшчәнлекнең көйләнә торган төрләре буенча аерым күрсәтелә торган хезмәтләр күләме исәпләмәсе;
и) билгеләнгән тәртиптә расланган инвестиция программасы күчермәсе (булган очракта);
к) көйләнә торган эшчәнлекне гамәлгә ашыру нәтиҗәсе булган товарларны (эшләрне, хезмәтләрне) сату турында килешүләр исемлеге;
м) җайга салуның элеккеге озак сроклы чорында чыгымнарны киметү нәтиҗәсендә җайга салынулы оешма ирешкән чыгымнар экономиясен нигезли торган һәм су белән тәэмин итүнең (ташландык су агызуның) ышанычлылыгы һәм сыйфаты кимемәвен һәм инвестиция һәм (яки) производство программаларында билгеләнгән таләпләрнең бозылмавын раслый торган материаллар һ.б.;
Дәүләт хезмәте күрсәтү өчен кирәкле документларның тулы исемлеге Административ регламентта китерелә.
Тарифлар билгеләү турында тәкъдим оешма тарафыннан чираттагы көйләү чорына кадәрге елның 1 маена кадәр җайга салу органына тапшырыла. Агымдагы елга тарифлар билгеләнгән очракта, элек тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу гамәлгә ашырылмаган оешма өчен тарифлар билгеләү турындагы тәкъдим агымдагы елның 1 ноябреннән дә соңга калмыйча тапшырыла.
Хезмәт түләүсез нигездә күрсәтелә.
Хезмәт күрсәтү нәтиҗәсе: тариф билгеләү турында карар яки тариф эшен ачудан баш тарту турында карар.
Дәүләт комитетының дәүләт хезмәте күрсәтү өчен җаваплы булган структур бүлекчәсе: су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге.