Татарстан Республикасының Нурлат муниципаль районында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Чиста су» программасы кысаларында су алу узелы белән су белән тәэмин итүнең яңа системасы төзелә. Яңа корылмалар «Промочистка» ҖЧҖ фильтрлау станциясе блогы территориясендә барлыкка киләчәк. Бүгенге көндә «Промчистка» ҖЧҖ территориясендә яңа су әзерләү станциясе һәм чиста су резервуары, шулай ук Аксумла һәм Чулпан авыллары янында насос станциясе һәм су алу корылмасы төзелә. Чистарту корылмаларының проект куәте тәүлегенә 10 мең кубка исәпләнгән, хәзер шәһәргә 7 мең кубка якын су бирелә, ә яңа су белән тәэмин итү чыганагы бөтен шәһәрне тәэмин итәргә тиеш булачак.
«Промочистка» ҖЧҖ эшчәнлегенең төп төре – су алу, чистарту һәм бүлү. Предприятие 120,3 км озынлыгындагы үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләрен, 10 су алу җайланмасын, 15 суэтем манарасын, 5 чиста су резервуарын, 23 артезиан скважинасын эксплуатацияли.
Ташландык суларны агызу буенча хезмәтләр күрсәтү процессында оешма тарафыннан 53,26 км озынлыктагы үзәкләштерелгән ташландык су агызу челтәрләре, 5 канализация-насос станциясе, 1 биологик чистарту корылмасы файдаланыла.
«Чиста су» федераль проектының бурычы – сыйфатлы эчәр суга ия булган Россия халкы өлешен арттыру, шулай ук перспективалы технологияләр кулланып, су белән тәэмин итү һәм су әзерләү системаларын модернизацияләү аша эчәр суның сыйфатын арттыру.