2022 елда оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2022 елда су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү һәм ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды.

Утырышта Ютазы районының «Урыссу-Водоканал» ҖЧҖ, «Минзәлә районы коммуналь челтәрләре» АҖ һәм «Водоканал» ҖЧҖ, «Вода района» ҖЧҖ, «Лениногорск җылылык челтәрләре» ҖЧҖ, Лениногорск районының «Бәкер» шифаханәсе һөнәри берлекләренең дәвалау-профилактика учреждениесе эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды.

Киңәшмәдә баланс комиссияләре утырышлары өчен дә, тарифларны билгеләү турында тәкъдим биргәндә дә документларны дөрес тутыруның мөһимлеге турында яңадан билгеләп үттеләр. Шулай ук оешмаларга, хәтта мондый эшчәнлек алып барылмаса да, «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә сатып алулар турында нигезләмә булуы кирәклегенә игътибар иттеләр.

«Урыссу-Водоканал» ҖЧҖ җитәкчесе алмашынуга бәйле рәвештә, оешма вәкилләренә алга таба эшчәнлек алып бару буенча тәкъдимнәр бирелде, документларны рәсмиләштергәндә һәм тариф заявкасына төзәтмәләр керткәндә төп моментлар аңлатылды. Хәзерге вакытта оешмага 2022 елда финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре күрсәткечләре буенча Дәүләт комитетына язма рәвештә аңлатмалар бирергә кирәк. 

 

Презентация белән биредә танышырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International