«Экология» илкүләм проектының максаты – экологик хәлне яхшырту һәм россиялеләрнең сәламәтләнүенә уңай йогынты ясау. Эш биш юнәлеш буенча алып барыла: калдыклар, су, һава, биологик төрлелек, технологияләр. Илкүләм проект 9 федераль проектны үз эченә ала, шуларның берсе – «Иделне савыктыру».
Идел бассейнында 60 миллионга якын кеше яши, бу – ил халкының өчтән бер өлешеннән артыгы. Мондый концентрация югары җитештерү активлыгы белән аңлатыла: биредә Россиянең күп кенә сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре тупланган. Идел бассейнында пычрануның югары дәрәҗәсе билгеләнә.
«Иделне савыктыру» проекты ярдәмендә Идел елгасы акваториясендә экологик хәл бөтен озынлыгы буенча яхшырачак, елгага агызыла торган пычрак агынты суларның күләме кимиячәк, Әстерхан һәм Волгоград өлкәләрендәге су объектлары чистартылачак һәм экологик яктан тернәкләндереләчәк һәм Түбән Иделнең су объектлары торгызылачак.
Проектны гамәлгә ашыру ахырына, 2024 елга, чистарту корылмаларының куәте арту нәтиҗәсендә пычранган агынты суларны ташлау күләмен – 3 тапкыр, елына 3,17 куб километрдан 1,05 куб километрга кадәр киметүгә ирешү планлаштырыла. Идел буе шәһәрләрендә чистарту корылмалары модернизацияләнә. Бу мөмкин булмаган урында – яңа объектлар төзелә, чөнки кайбер чистарту корылмалары якынча 50 ел элек төзелгән һәм реконструкцияләнә алмый. Чараларда Россия Федерациясенең 16 субъекты катнаша.
Татарстанда «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында Идел бассейнында урнашкан 14 чистарту корылмасы төзелгән һәм реконструкцияләнгән (Казан, Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Тәтеш шәһәрләре, Әгерҗе районының Красный Бор авылы, Зеленодольск районының Алексеевск, Васильево һәм Түбән Карама ш.т.п., Минзәлә районының Юртово поселогы, Питрәч районының Питрәч һәм Кощаково авыллары). Аларны эшләтеп җибәргәннән соң чистарту корылмаларының куәте елына 0,0552 мең кубометрга кадәр арткан.
Чистарту корылмалары ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җайга сала торган оешмалар тарафыннан файдаланыла. Оешмаларның тулы исемлеге һәм билгеләнгән тарифлар белән сез сайтта таныша аласыз.
Реконструкция эшләре шулай ук программаның иң эре проектларының берсендә – Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларында да (БОСК) алып барыла. Проектта 22 объектны реконструкцияләү һәм 33 яңа объект төзү каралган.