«Татэнерго» АҖ объектларында инвестиция программалары үтәлешен контрольдә тоту

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Инвестицион программалар үтәлешен тикшереп тору барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Татэнерго» АҖ объектларында булдылар.

Тикшерелде:

1) Магистраль җылылык үткәргечен реконструкцияләү – Белинский урамындагы чуен торбаларны алыштыру. Объект социаль әһәмияткә ия, чөнки бу Авиатөзелеш районына җылылык бирүнең төп линиясе булып тора.

2) Ибраһимов проспекты буенча берничә торак йорт һәм 207 нче балалар бакчасы янында квартал эчендәге җылылык челтәрләрен реконструкцияләү. Эшләр булган җылылык челтәрләренең тузу дәрәҗәсен һәм җылылык сарыфларын киметү максатыннан башкарыла.

3) Ямашев урамындагы квартал эчендәге җылылык челтәрләрен реконструкцияләү. 1463 метрдан бүгенге көндә 300 метрга якын торба салынган.

 «Татэнерго» АҖ турында без элегрәк «Татариядән Татарстанга» рубрикасында сөйләгән идек.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International