Түбән Кама районының җайга салынулы оешмалары хисапларын карау дәвам итә

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында баланс комиссиясе утырышында Түбән Кама районының 2022 елда су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү һәм ККК белән эш итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтүче җайга салынулы оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карау дәвам итә.

Утырышта «Камэнергостройпром» ҖЧҖ, «ТАНЕКО» АҖ, «Түбән Кама ТЭЦ» ҖЧҖ, «Водоканал» МКП, «Энергошинсервис» ҖЧҖ һәм «Полигон» ҖЧҖ предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды.

Киңәшмә барышында җайга салынулы оешмаларга чираттагы җайга салу чорына финанс планын үтәү буенча тәкъдимнәр бирелде, чыгымнар статьялары буенча тарифларда исәпкә алынган күрсәткечләрдән тайпылу сәбәпләре, шулай ук тапшырыла торган белешмәләрне дөрес тутыру кирәклеге турында фикер алыштылар. Мәсәлән, «Водоконал» МКП Дәүләт комитетына су белән тәэмин итү, су чыгару һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендәге чыгымнар статьяларындагы тайпылышлар буенча аңлатмалар тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International