Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников эш визиты белән Саба муниципаль районында булды.
Сәфәр кысаларында рәис урынбасары «Шәмәрдән ТКХ КҖП» ААҖ һәм «Саба ТКХ КҖП» АҖ җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу объектларында булды.
«Шәмәрдән ТКХ КҖП» ААҖ Яулаштау, Эзмә, Иштуган, Курсабаш, Мичән, Тимершык, Шәмәрдән, Шекше авыл җирлекләре халкына, бюджет оешмаларына һәм башка кулланучыларгаа су белән тәэмин итү хезмәтләрен күрсәтә. Кулланучыларга дигән су 138,76 км озынлыктагы су челтәрләре аша китерелә. 1 су алу корылмасы һәм 16 скважина эксплуатацияләнә. Кулланучыларга 2023 елга тарифта исәпкә алынган су сату күләме 416,9 мең куб. м күләмендә кабул ителгән.
Су чыгару өлешендә Шәмәрдән авыл җирлегендә һәм Мишә авыл җирлегенең Лесхоз торак пунктында халыкка, бюджет оешмаларына һәм башка кулланучыларына ташландык суларны агызу хезмәтен күрсәтә. Шәмәрдән авыл җирлеге кулланучыларыннан агынты суларны транспортлау 3,5 км озынлыктагы, Лесхоз торак пунктыннан 1,09 км озынлыктагы канализация челтәрләре буйлап бара. Җитештерүчәнлеге сәгатенә 2,08 куб.м булган канализация-насос станцияләре бар. Торак шәһәрнең агынты сулары чистарту өчен «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ тапшырыла.
«Саба ТКХ КҖП» АҖ турында без элегрәк «Татариядән Татарстанга» рубрикасында сөйләгән идек.
Шулай ук Дмитрий Сапожников газлаштыру программасын гамәлгә ашыру барышы, шул исәптән төзелгән килешүләр буенча йөкләмәләрнең үтәлеше һәм газ кулланучы җиһазларны газ бүлү челтәренә тоташтыру белән дә танышты.
Гражданнарны чираттагы шәхси кабул итү 6 июньгә Әлмәт муниципаль районында рәис Александр Груничев тарафыннан планлаштырыла.
Районның Башкарма комитетында 8(8553) 39-01-03, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында кабул итүгә язылырга өлгерегез: +7(843) 221-82-51, +7(843) 221-82-52.