2024 елга Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү өчен тавыш бирү өчен ике көн генә калды.
Сораштыру «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча үткәрелә.
Исегезгә төшерик, республикада яшәүчеләр «Безнең ишегалды» республика программасы буенча өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк 200 йортны да сайлап алырга мөмкин.
«Халыкны сораштыру» сервисы аша Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында, https://gorodsreda.tatar.ruсайтында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында тавыш бирергә мөмкин.