2023 елның 6 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев эш визиты белән Әлмәт муниципаль районында булачак.
Гражданнарны кабул итү Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 39 адресы буенча үткәреләчәк. Кабул итүгә Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетында телефон аша язылырга мөмкин (8553) 39-01-03, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында: (843) 221-82-51, (843) 221-82-52.
Бу атнада гражданнарны шәхси кабул итү 2023 елның 30 маенда Саба муниципаль районында рәис урынбасары Дмитрий Сапожников катнашында гамәлгә ашырылачак.
Районның Башкарма комитетында 8(84362) 2-31-44, шулай ук ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында кабул итүгә язылырга өлгерегез: +7(843) 221-82-51, +7(843) 221-82-52.